«Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле - туган телем» шәһәркүләм интеллектуаль-танып-белү уены узачак. Чара Халыкара туган тел көненә багышланган.
Уенда шәһәр мәктәпләренең 5-8 сыйныф укучылары катнашачак. Чараның максаты – Татар телен өйрәнү, укучыларда туган тел турында белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү, үсеп килүче буынны милли мәдәнияткә, милли сәнгатькә тарту юлы белән татар телен өйрәнү. Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Интеллектуаль-танып-белү уенның сайлап алу турлары 11-17 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә узачак. Уенның асылы – сүзләрне һәм сүзтезмәләрне рус теленнән татар теленә татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү, татар шагыйрләренең биографиясен һәм шигырьләрен белү.
Сайлап алу турларының йомгаклау этабы буларак финал уены булачак, анда өч сайлап алу турында җиңгән 3 команда көч сынашачак. Финал уены 21 февральдә 14:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 18 гыйнвар 2022, 11:27