Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» теплицаларында лалә суганнары утырталар. Язгы бәйрәмгә яңа чәчәкләр өлгерсен өчен, аларны, гадәттәгечә, гыйнвар башында утырту каралган. Утырту материалын кабыгыннан чистарталар, аннары субстратка утырталар. Белгечләр сүзләренә караганда, ике атнадан соң суганнар тамыр җибәрәчәк, моның өчен теплицаларда 7-9° температурасы саклана. 3-4 атнадан беренче бутоннар барлыкка килә башлаячак. Быел чаллылыларны лаләләрнең 15 сорты сөендерәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

Язгы бәйрәмнәргә чәчәкләр утырту белән 10 кеше шөгыльләнә. Гөлфирә Хафизова биредә 43 ел эшли һәм лалә чәчәкләре үстерү буенча 25 еллык стажга ия. 20 ел элек лалә суганнарын тартмаларга утырта торган булганнар һәм суыткычка октябрь аенда ук урнаштырганнар һәм гыйнвар азагында гына теплицага утыртканнар дип уртаклаша белгеч. Хатын-кыз үз эшен бөтен күңеле белән ярата һәм өендә дә, бакчасында да чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә.

Гөлфирә Хафизова «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы»на 17 яшендә килгән.

Чәршәмбе, 26 гыйнвар 2022, 08:16