Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы узды. Социаль инфраструктура объектларын төзү һәм 2021 елда торак тапшыру планының үтәлеше һәм 2022 елга планнар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елда шәһәрдә инвестицион торак төзелгән, шәһәр өчен социаль әһәмияткә ия объектлар капиталь ремонтланган. «Социаль ипотека» программасы буенча 69 микрорайонда төзелгән (63/20, 63/21) күп фатирлы ике торак йорт бюджет өлкәсендә эшләүче, яшь гаиләләргә, шулай ук төзелешкә инвестиция бирүче предприятиеләр хезмәткәрләргә – 823 гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде.

2022 елда Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итәчәк, 5 нче шәһәр хастаханәсе төзелеше проектлана. Бүген «Алые паруса» балалар сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт ясау буенча проект документациясен эшләү бара.

Быел «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын, «Төзүче» стадионын капиталь ремонтлауны тәмамлау, «Яр буе» паркын төзекләндерүне башлау планлаштырыла.

Шулай ук депутатлар даими комиссиянең 2022 елга эш планын да расладылар.

Пәнҗешәмбе, 20 гыйнвар 2022, 15:57