Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Челнинские известия» газетасы редакциясендә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән «туры линия» үткәрелде. Телефон аша аралашу бер сәгать дәвамында дәвам итте, барлыгы егермеләп сорау каралды. Чаллылылар йортларны капиталь ремонтлау, паркларны төзекләндерү, юлларны чистарту һәм юллар төзелеше белән кызыксындылар.

39/15 йортында яшәүче ике хатын-кыз мэрга йорт янындагы территорияне саклап калу өчен шалтыраттылар, алар анда сквер төзекләндерергә планлаштырганнар.

«Әлеге территориядә бизнесмен төзелеш эшләрен башлап җибәрде. Без һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр биредә сквер булуын телибез. Башкарма комитет безне хуплады, әлеге бина төзелешенә рөхсәтен кире каккты. Без сездән ярдәм сорыйбыз, безгә бу бина кирәк түгел, без сквер ясарга телибез. Хәзер Самарада суд булачак. Безне судка өченче як сыйфатында җәлеп итеп булыр микән», - дип сөйләделәр алар.

Наил Мәһдиев әлеге мәсьәләне эшкә алырга вәгъдә бирде: «Без сезнең мөрәҗәгатегезне хупладык. Ахыргы карар юк. Барыбыз да бу хәл уңай чишелсен өчен тырышырбыз, юристларыбыз белән киңәшләшербез».

Шәһәр халкын шулай ук Яр буе паркы язмышы да борчыды. Быел ял итү зонасын төзекләндерүгә 150 млн сум бүлеп бирелгән.

«Проект һәм проект алды эше бара, тәкъдим ителә торган әлеге проект буенча архитектура берләшмәсе белән фикер алышу бара. Якын арада, февральнең беренче яртысында без шәһәр халкын чакырып, фикер алышулар уздырачакбыз. Минем, хезмәттәшләремнең һәм битараф булмаган кешеләрнең карашы – Яр буе паркында булган табигый ландшафтны максималь рәвештә саклап калу, экосистеманы, урман атмосферасын бозмаска. Бу парк түгел, ә урман – шәһәрдәге уникаль урын. Һәм мин, сезнең кебек үк, аның урман булып калуын, аның ял итү, спорт белән шөгыльләнү, йөрү өчен уңайлы булуын телим», - диде мэр.

Чаллы халкы белән әңгәмә барышында Наил Мәһдиев киләчәк планнары белән уртаклашты. Быел Яр Чаллыда 10,1 млрд сумлык социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. 2022 елда 320 мең кв. метр торак тапшыру, 129 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау һәм 81 ишегалдын «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү планлаштырыла. Социаль объектлар төзү буенча да эш дәвам итәчәк. Төзүчеләр «Яшьлек» торак районының 69 микрорайонында 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе бинасын төзүгә керештеләр.

Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 17:32