Депутатлар корпусының көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылган иде – 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү турында һәм 2021 елга шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар турында.
Бу темага доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Президенты белән килештерелгән, 2022 елның 1 гыйнварына калган акчаларны түбәндәге чыгым йөкләмәләрен тәэмин итүгә юнәлдерү тәкъдимен яңгыратты: муниципаль учреждениеләрдә терроризмга каршы чаралар үткәрүгә – 12 919,35 мең сум; «Чаллы» спорт мәктәбендә янгынга каршы чаралар үткәрүгә – 72 400,00 мең сум; балаларның җәйге ялын оештыруга – 4 579,40 мең сум; җәмәгать транспортында йөрүгә чикләүләр кертелүгә бәйле рәвештә, пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырганда алынмаган табышларны кайтаруга – 13 600,00 мең сум күләмендә; муниципаль учреждениеләрнең агымдагы кредитор бурычын түләүгә һәм 2021 ел өчен үтәлмәгән бюджет йөкләмәләрен яңадан рәсмиләштерүгә – 23 917,00 мең сум; энергияне саклаучы урам яктырткычларын урнаштыруга – 75 000,00 мең сум; «Халык контроле» аша шәһәр халкыннан кергән гаризаларны үтәүгә – 51 000,00 мең сум; юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чараларны үтәүгә муниципаль юл фонды акчалары исәбеннән 1 813,00 мең сум акча.
«Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан муниципаль учреждениеләр счетларында калдыклар хисабына террорга каршы чаралар үткәрүгә 124 339, 00 мең сум, янгынга каршы чаралар үткәрүгә 60 798,00 мең сум, тикшерү-күзәтү органнары күрсәтмәләре буенча ремонт эшләрен башкару һәм авария хәлендәге эшләр башкару өчен 104 863,00 мең сум, инвалид балаларны, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларны түләүсез тукландыруны оештыруга 82 062,00 мең сум, каникул вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен 11 688,00 мең сум күләмендә өстәмә чыгымнар килештерелгән. Шулай итеп, карар проекты белән шәһәр бюджетының түбәндәге параметрларын расларга тәкъдим ителә: шәһәр бюджеты керемнәре 12 165 233,11 мең сум; шәһәр бюджеты чыгымнары 12 420 461,44 мең сум», - диде Светлана Мулюкова.
Наил Мәһдиев социаль йөкләмәләрне үтәүнең аерым әһәмиятен ассызыклады: «Без өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрдәге балаларны түләүсез туклану белән тәэмин итү турында карар кабул иттек. Мәсьәләнең бәясе – 82 млн. сум. Без узган елдан башлап мәктәпләрне террорчылыктан саклау белән актив шөгыльләнәбез. Узган ел 200 млн сум уку йортлары территорияләрен койма белән әйләндереп алуга, видеокүзәтү һәм хәбәр итү системалары белән җиһазландыруга юнәлдерелгән.Бу максатларга тагын 600 млн сум кирәк. Безгә өстәмә акчаларны беркем дә бирмәде, без боларның барысын да шәһәрнең акчалар хисабына эшлибез».
Депутатлар бюджетның өстәмә керемнәрен бүлүне хуплады.
Моннан тыш, утырышта 2021 елга бюджет үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар датасы билгеләнде. Чара 9 мартта мэриянең 400 залында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 гыйнвар 2022, 15:40