Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «КАМАЗ-мастер» командасы кубогына картинг буенча ярышлар уза

Яр Чаллыда картинг буенча кышкы сезон ачылды. Елның беренче ярышлары «ДАКАР-2022» раллие җиңүчеләренә – «КАМАЗ-мастер» спорт командасына багышланган. «КАМАЗ-мастер» командасы кубогына көрәш ике көн, 29 һәм 30 гыйнварда, «ТЕХНОГОРОД» картодромында узачак һәм кар-боз трассасына бөтен Россиядән 100ләп спортчыны җыячак. Җиңүче исеме өчен балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр көрәшәчәк.

Старт алдыннан катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сәламләде: «Автомобильләргә һәм тизлеккә мәхәббәт, көрәшү һәм җиңү теләге – «КАМАЗ-мастер» командасы ирешкән уңышның нигезе булып тора. Үзләренең тырышлыклары һәм титаник хезмәтләре нәтиҗәсендә безнең узышчыларыбыз автоспорт дөньясында танылган илкүләм геройларга әйләнделәр. Сезгә, кадерле ярышларда катнашучылар, үрнәк алырдай мисаллар бар.

«КАМАЗ-мастер» командасының, «КАМАЗ» ААҖның, генераль директоры Сергей Когогинның автозаводны үстерүгә, яңа автомобильләр булдыруга гына түгел, балалар, яшүсмерләр арасында профессиональ спортны үстерүгә дә җитди игътибар бирүе бик шәп. Болар барысы да безнең «Камаз» тормышының бер өлеше.

Ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар һәм лаеклы бүләкләр, ә җанатарларга яхшы кәефләр телим! Иң көчлеләр җиңсен, ә автомобиль спорты дөньясында яңа исемнәр пәйда булсын!».

Ярышлар тугыз класста узачак.  Иң тиз һәм иң күп санлы класс – «Ротакс Макс», алар арасында иң җитди көрәш көтелә. Моннан тыш, «Ирекле» классы аерым игътибарга лаек, анда катнашучылар шипасыз техникада узышачак. Шулай ук команда зачетында җиңүче билгеләнәчәк.

Шимбә, 29 гыйнвар 2022, 13:19