Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәрендәге Россия пенсионерлар берлеге бүлеге каршындагы Өченче буын Университетында "Планшетта, смартфонда эшләү" курсы дәресләре үткәрелә.

Студентлар заманча элемтә чараларыннан файдаланырга, электрон гаризалар бирергә, дәүләт хезмәтләренең төрле белгечләренә, табибларга язылырга, счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, счетларны түләргә өйрәнә.

Компьютер грамоталылыгы һәм планшетларда, смартфоннарда эшләү буенча курсларга ихтыяҗ зур. Ел саен Россия Пенсионерлар берлеге җирле бүлекчәсе каршындагы Өченче буын университетында төрле курсларда якынча 800 өлкән буын гражданы белем ала.

Ачык дәрескә Шәһәр Советы депутаты, Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе рәисе Эдуард Фәттахов килде. Ул Чаллы халкын сәламләде һәм ныклы сәламәтлек, зур казанышлар һәм укуларында уңышлар теләде.

Уку курслары турында мәгълүматны «Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсенең рәсми аккаунтларында белергә мөмкин булачак:

Вконтакте: https://vk.com/spr_nab_chelny

Одноклассники: https://ok.ru/spr.nab.chelny

Инстаграм: https://instagram.com/spr_nab_chelny

Элемтә өчен телефон: +7 937 594 06 91.

Җомга, 4 февраль 2022, 10:19