Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Үзәк районының җәмәгать киңлекләрен чистартуга югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары үз өлешләрен кертә.

35 нче урта мәктәпнең укучылары, Яр Чаллы медицина көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте, Яр Чаллы технология техникумы, КИУның Яр Чаллы филиалы студентлары Азатлык мәйданын, Гренада паркын, Энтузиастлар һәм Октябрьнең 60 еллыгы бульварларын кардан чистарту эшләрендә катнашалар.

Автозавод районында кар көртләре белән көрәшкә 15 һәм 28 нче мәктәп укучылары, В.Д. Поташов исемендәге техник колледж студентлары чыкты.

Яшьләр районның иҗтимагый киңлекләрен – Җиңү паркын, Шишкин һәм Яшь Ленинчылар бульварларын кардан чистарттылар. 

Җомга, 4 февраль 2022, 14:12