Чаллы пенсионерлары 3 февральдән 8,6%ка кадәр индексацияләнгән пенсия ала башлады
Пенсионерлар 3 февральдән 8,6%ка кадәр индексацияләнгән пенсия ала башлады.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, эшләмәүче пенсионерлар гыйнвар пенсиясен индексацияләүне исәпкә алып, 3 февральдән 8,6%ка кадәр индексацияләнгән пенсия ала башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә, Татарстанның 1 миллионнан артык эшләмәүче пенсионерының иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 8,6%ка кадәр индексацияләнгән. Бу 2021 ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак, ул Росстат мәгълүматлары буенча 8,4% тәшкил итә.
«Һәр пенсионерның өстәмә түләүләре индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, алар артыннан пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми», – дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәгенең 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай) номеры буенча алырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 4 февраль 2022, 16:21