Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Хафизә Сагман кызы Ибраһимова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм район хакимияте исеменнән котлаулар кабул итте.

Хафизә Сагман кызы Пермь өлкәсе Аскын районы Каюм авылында туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң бухгалтер белгечлеге буенча техникумдә белем ала һәм озак вакытлар Чиләбе өлкәсенең Пласт шәһәре Кочкар руднигында эшли. 1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Челныгорстрой» предприятиесендә баш бухгалтер урынбасары булып эшләгән.

Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, 4 оныгы бар.

Бүгенге көндә Хафизә Сагман кызы Ибраһимова кызы белән яши.

Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Җомга, 4 февраль 2022, 17:07