Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә 2021 ел эчендә 6604 бала туган. Аларның 85%ы никахларын рәсмиләштергән әти-әниләрдә туган.

«Абсолют сан буенча да, мең кешегә исәпләгәндә дә, безнең шәһәр туу турында теркәлгән актлар буенча икенче урында тора. Яр Чаллыда бу күрсәткеч – 12,4, Татарстан Республикасы буенча – 10,6, Россия Федерациясе буенча – 9,7», - дип хәбәр итте “ЗАГС идарәсе” муниципаль казна учреждениесе башлыгы Равилә Зарипова.

Яңа туган балаларның 51%ы малайлар һәм 49%ы – кызлар. Шәһәрдә туучылар саны ел дәвамында чагыштырмача тигез бүленгән. Шуңа да карамастан, бер айда туучылар саны арту һәм башка айларда кимү тенденциясен һәрвакыт күзәтеп була. Гыйнвар аенда туучылар иң азы – 456, ә туучылар санының иң күбе сентябрь аена туры килгән – 615 бала.

Гаиләләрдә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туу саны үсә. 2021 елда икенче балалар өлеше 41%ка кадәр арткан, өченче һәм аннан соңгы балалар 23%ка кадәр арткан, ә беренче балалар барлык яңа туган сабыйларның 36%ын гына тәшкил иткән. Һәм бу, һичшиксез, ил җитәкчелеге алып барган демографик сәясәтнең мөһим нәтиҗәсе.

72 гаиләдә игезәкләр туган. Ешрак малай да, кыз да туган игезәкләр очраган, андыйлар – 27 пар.  Игезәк малайлар – 24 пар һәм игезәк кызлар – 21 пар.

Суррогат ана булуның 3 очрагы теркәлгән. 813 балага карата ата булу ачыкланган һәм уллыкка (кызлыкка) алу турында 29 акт язмасы төзелгән. Шәһәр халкының ике гаиләсендә 9 нчы балалары туган. Чаллының иң «олы» әнигә – 51 яшь, иң «олы» әтинең яше – 62 яшь.

Дүшәмбе, 7 февраль 2022, 10:05