Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының 7 867 очрагы теркәлгән. Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, авырулар саны узган атна белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда ике провизор госпитале эшли. Болар – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 5 нче шәһәр хастаханәсе базасында провизор бүлеге.

«Соңгы атнада кискен респиратор вирус йогышы билгеләре белән кабул итү бүлмәләренә дә, шәһәр поликлиникаларына да мөрәҗәгать итүләренең артуын билгеләп үтәбез. Шәһәрнең барлык поликлиникаларында кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен өстәмә кабинетлар эшли, барлык дәвалау учреждениеләре ял көннәрендә дә эшли», - дип билгеләде Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев.

«Шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә оештырылды. Тагын бер кат игътибарыбызны температуралары күтәрелгән балаларның һәм хезмәт күрсәтүче персоналның оешмага керүләрен тыюга юнәлтәбез», – дип хәбәр итте шәһәрнең баш санитар табибы.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, муниципалитет карамагындагы булмаган учреждениеләр дә Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. 

Дүшәмбе, 7 февраль 2022, 09:40