Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Вәзимә Хаҗетдин кызы Корбанова котлаулар кабул итте.

Юбиляр Зәй районының Сармашбаш авылында 1932 елда туган. Өч сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында Ярославль астында урман кисүдә эшли. Сугыштан соң сыер савучы булып эшли һәм еш кына басуга булышырга чыга. Лаеклы ялга чыкканнан соң эшләвен дәвам итә.  

Вәзимә Хаҗетдин кызы алты бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ветеранны 18 оныгы һәм 23 оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре, «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Дүшәмбе, 7 февраль 2022, 13:43