Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне формалаштыру һәм аларга тарифларны раслау турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде. Ул башка шәһәрләрдә хезмәт күрсәтү бәясен исәпләү буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне аңлатты.

«Яр Чаллы халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бердәм түләү документы ала. Ул үз эченә барлык төр хезмәтләрне дә ала, уртача алганда, бу 21-22 позиция. Бу халык уңайлыгы өчен эшләнә. Гражданин, бер документ алып, барлык кулланылган хезмәтләрне, аларның күләмен һәм тарифларын күрә. Кайбер шәһәрләрдә бер фатирга алтыга кадәр түләү йөкләмәләре килә. Мәсәлән, Мәскәүдә электр энергиясе, кайдадыр каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен. Шулай итеп, безнең бердәм түләү документында торак хезмәтләре өчен дә, коммуналь хезмәтләр өчен дә, капиталь ремонт фондына күчерелә торган акчалар өчен дә исәпләр күрсәтелә», – дип аңлатты Фәрид Салахов.

Билгеләп үтик, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләрнең ике төре бар: коммуналь һәм торак. Торак хезмәтләре күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлауны үз эченә ала, аңа тарифлар җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә. Соңгы тапкыр торак хезмәтләренә тарифлар 2021 елның 1 гыйнварында билгеләнгән һәм ул хәзерге вакытта гамәлдә. Әлеге карар нигезендә, ул вакытта торак хезмәтләренә тарифлар үсеше 4,9% тәшкил иткән. Су, электр энергиясен, җылылык энергиясен куллануны, каты коммуналь калдыкларны чыгаруны үз эченә алган коммуналь хезмәтләргә тарифлар Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан раслана. Татарстанда бу эш Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитетына йөкләнгән. Соңгы тапкыр коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2021 елның 1 июлендә расланган, үсеш 4,4% тәшкил иткән.

«Торак хезмәтләре һәм аларга тарифлар шәһәр буенча уртача 22 сум тәшкил итә. Төмән һәм Тольяттида бу – 37 сум, Мәскәүдә – 30 сум, бу күрсәткечләр Яр Чаллыда тарифның шактый түбән булуын күрсәтә. Мәсәлән, бездә суга тариф Россиядә иң түбән тарифларның берсе булып тора, ул 24,47 сум тәшкил итә һәм инде берничә ел дәвамында артмады, җылылык тарифы 1758 сум, бу да тикшерелгән шәһәрләрдәгедән күпкә түбәнрәк», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов.

Шәһәр халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дөрес үткәрелмәгән дип санаса, аларга фатирның квадратурасы, яшәүчеләр саны күрсәтелгән түләү кәгазьләре белән идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хата табылса, киләсе айга яңадан исәп-хисап ясалачак.

Пәнҗешәмбе, 10 февраль 2022, 15:19