Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет һәм Яр Чаллы зональ электр элемтәсе узелы арасында имзаланган килешү кысаларында быел гына да шәһәрдә 3,5 мең IP-домофон урнаштыру планлаштырыла. Проект инвестицияләре – 200 миллион сумнан артык, барлыгы 7 мең панель урнаштырылачак.

Яр Чаллы зональ электр элемтәсе узелы директоры Илдар Нургалиев мондый домофоннар ярдәмендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп була дип ассызыклады. Беренчедән, кулланучылар видеокамералар язуларының архивына керә ала, «Имин шәһәр» программасы белән элемтә бар, панельләрдә ашыгыч хезмәткә шалтырату өчен кнопка каралган, шулай ук Эчке Эшләр Министрлыгы базасы белән кеше сурәтләрен  чагыштыру гамәлгә ашырыла. 

«Шәһәр ачкычы» кушымтасы кысаларында видеокүзәтү алып барырга, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Домофоннарны һәм цифрлы платформа ны яңарту 2-3 ел дәвам итәчәк. Шул ук вакытта проект шәһәрдәшләр өчен бушлай булачак. 

Пәнҗешәмбе, 10 февраль 2022, 16:05