Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр буе паркында «Россия чаңгы юллары» ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары – 2022» чаңгы ярышлары старт алды. Чаңгы трассасына мәктәпкәчә яшьтәге балалар да чыкты. 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар 2 км озынлыктагы трассада үз көчләрен сыныйлар, ә егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 һәм 5 км дистанцияләрдә ярышалар.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын спорт бәйрәме белән котлады: «Быел «Россия чаңгы юллары» ярышы 40 нчы тапкыр уза, спорт чарасы бөтен Россия буенча миллионнан артык катнашучыны җыйды. Бу бөтен дөньяда иң зур спорт акциясе. Яр Чаллы шәһәрендә ул 18 нче тапкыр уза. Катнашучылар саны артканнан-арта бара. Быел төрле яшьтәге 10 меңнән артык Чаллы кешесе чаңгыга басты. Гомумән, Чаллыда спорт популярлаша бара. Хәзер шәһәрдә һәр икенче кеше спорт белән шөгыльләнә. Бу сан артачак кына», - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

Бу көнне чаңгы трассалары ГЭС поселогы трассасында һәм гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә узачак.  

Шимбә, 12 февраль 2022, 11:11