Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

«Россия Президенты Владимир Путин 2022-2030 елларда югары уку йортларының заманча кампус челтәрен булдырырга кушты. Йөкләмәне үтәү йөзеннән, якындагы өч елда югары белем бирү мәгариф оешмалары инфраструктурасын үстерүгә 36 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. "Бердәм Россия" партиясе вузларның тулай торакларын капиталь ремонтлауга ел саен 3 млрд сум күләмендә өстәмә субсидияләр бүлеп бирүне  тәкъдим итте һәм моның өчен көрәшәчәк. Бу ел саен кимендә 100 мең кв.метр тулай торакны норматив халәткә китерергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.  

«Бүген Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова белән югары уку йортының тулай торакларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырдык. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты өчен бу мөһим мәсьәлә, һәм мин округымның югары уку йортларына программаны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тырышачакмын», - дип билгеләп үтте депутат. 

Шимбә, 12 февраль 2022, 14:51