Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елның 15 февралендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән үткәрелә торган «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының округ фестивале кысаларында Афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана.

Конкурсантлар үзләренең афишаларын һәм плакатларын «Театральное Приволжье» фестивале программасында катнашучы спектакльләргә багышлыйлар. Автор проектның төп идеясен, финалистлар турында мәгълүматны чагылдыра ала.

Эшләр төрле техникаларда башкарылган булырга мөмкин: графика, батик, компьютер дизайны, буяулар, фотоколлажлар.

Иң яхшы театр афишалары һәм плакатлары эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Жюри составында – Россия Рәссамнар берлеге, Россия Сәнгать академиясе вәкилләре, шулай ук Россиянең танылган рәссамнары һәм Идел буе федераль округының иң эре театрларының баш рәссамнары.

Конкурсның максаты – яшьләрнең «Театральное Приволжье» фестиваленә, шулай ук театр сәнгатенә кызыксынуын арттыру. Конкурс сәләтле яшь дизайнерларны һәм рәссамнарны эзләүгә, аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 15 февраленә кадәр theatres.fest@mail.ru электрон адресына ("Афишалар конкурсы" тамгасы белән) кабул ителә.

Конкурста катнашу кагыйдәләре белән Фестиваль сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:  http://театральноеприволжье.рф/news/tpost/guuk5vede1-konkurs-na-luchshuyu-razrabotku-afishipl

Сишәмбе, 15 февраль 2022, 16:26