Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, җылылык өчен түләү буенча төрле чыганаклар аша шәһәрдәшләрдән 35 мөрәҗәгать килгән. Чаллылыларны борчыган сорау: "Нигә 2021 елның декабре һәм 2022 елның гыйнвары өчен түләүләрдә суммалар арткан?"

Илья Зуев аңлатып узганча, арифметик хата «Автозавод» МУП исәпләү системасында гына булган. Анда торак-коммуналь хезмәтләр өчен февраль квитанцияләрендә чагылыш табачак яңадан исәп-хисап ясалачак. Барлык 29 йортта яшәүчеләргә акчалары кире кайтарылачак.

Башка идарәче компанияләрдә хаталар юк. Исәпләү рәсми рәвештә 2021 елның 1 июленнән билгеләнгән тарифлар буенча башкарылган. Хәзерге вакытта 1 Гкал бәясе 1758 сум 91 тиен тәшкил итә, моңа кадәр ул 1684 сум 78 тиен тәшкил иткән.

Узган елның декабрендә уртача тәүлеклек температура -4,56˚ тәшкил итте, агымдагы елның гыйнварында  -11,5˚. Әлеге параметрлардан чыгып, җылылык өчен исәп-хисап ясалды.  

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары күрше шәһәрләрдә 1 Гкал бәясен мисал итеп китерде. Түбән Камада – 1813 сум 68 тиен; Әлмәттә – 2017 сум 99 тиен; Казанда – 1889 сум 33 тиен; Ижауда – 2144 сум 84 тиен; Уфада – 2205 сум 49 тиен; Кировта – 3001 сум 56 тиен.

"Күргәнегезчә, Яр Чаллыда иң түбән тариф. Сорауларыгыз булса, идарәче компаниягә яки мэриягә мөрәҗәгать итәргә була.  Мин шәхсән үзем, хокук бозулар яки хаталар булган дип уйлаучы һәркемне кабул итәчәкмен. Сишәмбе яки пәнҗешәмбе көннәренә язылыгыз, килегез. Һәр фатир буенча аерым тикшерәчәкбез", - диде Илья Зуев.

Пәнҗешәмбе, 17 февраль 2022, 14:17