Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елдан «Пушкин картасы» лимиты 2000 сумга арткан һәм аның буенча кинотеатрларга да йөреп була. Программаның яңалыклары турында Яр Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде.

«Пушкин картасы» программасы 14-22 яшьлек чаллыларга программада катнашучы театрларга, кинотеатрларга, музейларга, күргәзмәләргә, филармонияләргә һәм дәүләт хисабына башка мәдәни чараларга бушлай йөрергә мөмкинлек бирә. 2021 елда карта номиналы 3 000 сум тәшкил иткән, 2022 елдан – 5 000 сум.

«Программа гамәлгә кергәннән бирле, ягъни 2021 елның 1 сентябреннән Яр Чаллыда «Пушкин картасы» буенча 12 млн сумнан артык суммага 21 меңнән артык билет сатылган», - дип хәбәр итте Румил Кәрамиев.

Мәдәният учреждениеләре тарафыннан 2022 елга эш планы төзелде. Яшьләр спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр белән генә чикләнмичә, төрле экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар белән дә таныша алалар.

«2022 елда сатылган билетлар саны буенча рекорд куючылар бар. Бу – «Болгар» бию театрының «Сәнгать дөньясы» концерты, «Мастеровые» рус драма театрының «Гаепләү шаһиты» спектакле, Орган залы солистларының «Раштуада янә бергә» концерты», - дип билгеләп үтте спикер.

Хәзерге вакытта безнең шәһәрдән проектта 23 мәдәният, яшьләр сәясәте һәм мәгариф учреждениеләре катнаша. Болар – «Болгар» бию театры, картиналар галереясе, курчак театры, «Энергетик» мәдәният йорты, «Тарихи-туган якны өйрәнү музее», «Визит» джаз оркестры, Сара Садыйкова исемендәге концерт залы,  Аяз Гыйләҗев исемендәге дәүләт драма театры, «Мастеровые» рус драма театры, «КАМАЗ» мәдәният йорты, Орган залы, Игорь Лерманның камера оркестры, «Нур», «Шатлык» яшьләр үзәкләре, 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе, 5 нче балалар иҗат үзәге, 13 нче балалар сәнгать мәктәбе, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге, 15 нче балалар иҗат йорты һәм 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәге. Шулай ук проектта LIBERTA театры һәм «Ключ» яшьләр театр-студиясе катнаша.

«Пушкин картасы» бөтен ил буенча эшли. Картага ия булган чаллылылар Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта үткәрелә торган чараларга бара алалар.

«Пушкин картасы» кысаларында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүматны учреждениеләр сайтында белергә, тулырак афиша культура.рф порталында, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» порталында урнаштырылган.

Пәнҗешәмбе, 17 февраль 2022, 13:44