Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылыларны татар каллиграфиясе күргәзмәсенә чакыралар

19 февральдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында татар каллиграфиясе сәнгатен, татар халкы тарихын яңадан торгызуга багышланган «qot» күргәзмәсе ачыла. Экспозициянең авторы – каллиграф, Мимар Синан исемендәге Стамбул сәнгать университеты студенты, Россия һәм халыкара күргәзмәләр һәм конкурслар лауреаты Айзат Минһаҗев.

Берничә ай дәвамында рәссам Яр Чаллыда өр-яңа картиналар һәм инсталляцияләр булдыру өстендә эшләгән. Рәссам гарәп, латин графикасы, рун язмасы, шулай ук кириллица, Кытай каллиграфиясе, заманча гарәп типографикасыннан торган үз стилендә эшли.

Борынгы төркиләрдә qot сүзе җан дигәнне аңлата, Алла биргән «тормыш эмбрионы» дип тәрҗемә ителә. Әлеге төшенчә хәзерге татар телендә дә сакланып калган – «котлы булсын / котлау / котым чыкты / кот кунды / котырган / котылдым / коточкыч / котсыз / котлыйм».

Күргәзмәдә төрле өслекләр – холстлар, бетон плитәләре, пыяла, татар шәхесләренә, шагыйрьләр иҗатына (Дердмәнд, Хәсән Туфан, Йолдыз Миңнуллина, Миләүшә Гафарова), заманча башкаручыларга (УСАЛ, Ирина Кайратовна һ.б.) рефлексия белән бәйле эшләр тәкъдим ителәчәк. 

Пәнҗешәмбе, 17 февраль 2022, 15:20