Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла

21 февральдән Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла. Әлеге карар шулай ук ваклап сату, җәмәгать туклануы объектларына һәм гражданнарның барлык категорияләре өчен дә кагыла.

Төнге сәүдә итүгә, мунча хезмәтләре күрсәтүгә, кунакханәләрнең сыйдырышлылыгына кагылышлы  чикләүләр бетерелде.

Шул ук вакытта түбәндәге чикләүләр тулысынча саклана:

- шәхси саклану чараларын – битлекләрне җәмәгать урыннарында һәм транспортта кию;

- социаль дистанцияне үтәү;

- вакцинация узмаган һәм соңгы 6 айда авырмаган 60+ яшьтәге гражданнар өчен үзизоляцияләү. 

Шимбә, 19 февраль 2022, 14:44