Җомга, 22 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 11 999 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 2283,9 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 2,9%ка түбәнрәк.

«Шуны билгеләп үтәсем килә, узган атна белән чагыштырганда, коронавирус инфекциясенең лаборатор расланган очраклары 1,5 тапкырга артты. Узган атнада без атна дәвамында 2083 очрак теркәсәк, узып баручы атнада бу – 3129 очрак», - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.  Хәзерге вакытта Яр Чаллыда беренче компонентны 284 645 кеше ясаткан, икенче компонент белән 219 393 кеше вакциналаштырылган.

Дүшәмбе, 21 февраль 2022, 08:31