Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елда шәһәр бюджетының үтәлеше турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова сөйләде.

Тулаем алганда, керемнәр 2020 ел дәрәҗәсенә карата 27%ка яисә 2 млрд 751 млн сумга үсеш белән үтәлгән. Бюджетара трансфертларның үсеше 1 млрд 484 млн сум (+30%), керемнәрнең – 1 млрд 267 млн сум (+25%) тәшкил итә. 2021 елда салымнан һәм салымнан булмаган керемнәр буенча пландагы билгеләнешләр 109%ка үтәлгән. Ел нәтиҗәләре буенча, расланган план 1 млрд 319 млн сумга артыгы белән үтәлгән.

Керемнәрнең үз вакытында керүе шәһәрнең бюджет өлкәсенең барлык тармакларын финанслауны тәэмин итте һәм муниципаль оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакын, коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка беренчел һәм социаль әһәмиятле чыгымнарны вакытында түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Ел башына калдыклар һәм бюджетның өстәмә керемнәре буенча чыгымнарның төп юнәлешләре: террорчылыкка каршы чаралар үткәрүгә – 220 млн сум, муниципаль оешмаларга агымдагы ремонт – 60 млн сум, автобуслар сатып алу – 234,4 млн сум, шәһәр халкына өзлексез транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү – 89,2 млн сум, инвалид-балаларның, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларның түләүсез туклануын оештыру – 25,5 млн сум һәм башка социаль әһәмиятле юнәлешләр.

2021 елда шәһәр бюджетының чыгымнар өлешен үтәү 12 млрд 646 млн сум тәшкил иткән.

"Шулай итеп, 2021 елга бюджет үтәлешенә йомгак ясап, керемнәр буенча план билгеләнешләре үтәлде һәм арттырып үтәлде, барлык кабул ителгән чыгым йөкләмәләре тулы күләмдә үтәлде", - дип билгеләп үтте Светлана Мулюкова. 

Дүшәмбе, 21 февраль 2022, 10:02