2 һәм 3 мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зональ туры узачак.
Ел саен фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.
Фестивальнең зональ турында Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькә кадәр иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнаша. Фестиваль «вокал-соло», «вокал ансамбльләр», «хореография», «конферанс», «җырга иң яхшы музыка», «иң яхшы җыр тексты», «иң яхшы видеоклип» номинацияләре буенча үткәрелә.
Фестивальдә катнашучыларның иң яхшы чыгышлары зональ турда җиңүчеләрнең гала-концертында 3 март көнне 18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараеның концерт залында тәкъдим ителәчәк.
Зональ турда җиңүчеләр апрель аенда Казан шәһәрендә узачак фестивальнең Суперфиналында катнашачаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 март 2022, 13:42