Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Александра Дмитриевна Градусова Башкорт АССРның Гафури районы Дмитриевка авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. Чөгендер эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен 12 яшендә үк медаль белән бүләкләнә. Кияүгә чыга, гаиләсе белән 1958 елда Красноусол поселогына күченә. Мебель фабрикасына эшкә урнаша. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. 1972 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Александра Дмитриевна лаеклы ялга чыкканчы «КАМАЗ» җәмәгать туклануы комбинатында эшли. Ветеранны биш оныгы һәм 11 оныкчыгы сөендерә.

Галия Гата кызы Сибатова Әлки районының Иске Чаллы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда кыр эшләрендә эшли. 1956 елда кияүгә чыга. Гаиләсе белән Алексеевск районына күчәләр. Авыл хуҗалыгында эшләүне дәвам итә. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән. 1982 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Галия Гата кызы «КАМАЗ»га Торак-эксплуатация конторасына эшкә урнаша һәм шунда лаеклы ялга чыкканчы эшли. Ветеранның алты оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Ветераннар «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Дүшәмбе, 21 февраль 2022, 14:55