Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллыда. Шәһәр Советының йомгаклау утырышы алдыннан президент Яр Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары продукцияләре күргәзмәсен карады. Ул шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршындагы мәйданда һәм учреждениенең фойесында оештырылган иде.

Үз продукциясен, инновацион эшләнмәләрен, технологияләрен һәм казанышларын Яр Чаллының 20дән артык предприятиесе һәм оешмасы тәкъдим итте. Проектларның күбесе – цифрлаштыру өлкәсендә.

Әйтик,«АВИТраст» җитештерү предприятиесе белән идарә итүне гадиләштерергә тиешле WIRP программа продуктын уйлап чыгарган.

«Транспортны цифрлаштыру» «CARGO.RUN» эшсез торуны киметү һәм гаризаларны эшкәртү тизлеген арттыру хисабына табышны арттыручы логистик платоформасын эшләп чыгарган.  Транспорт компаниясе идарәсендә бер тәрәзә принцибы барлык процессларны максималь рәвештә автоматлаштырырга һәм тизләтергә тиеш.  

«Риэль Инжиниринг» компаниясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлаштыруның яңа элементларын кертә. Цифрлаштыру карарларын нефть эшкәртү, машина төзелеше, азык-төлек тармаклары, шул исәптән автоматлаштырылган предприятиеләр өчен тәкъдим ителә.  

Тагын бер цифрлаштырылган эшләнмә – ризык китерүгә заказлар кабул итү өчен  «Всем еды» онлайн-платформасы. Платформа 400дән артык ресторанны берләштерә. Алар комиссия түләми, шуңа күрә рестораннар акчаны янга калдыра һәм отышлы бәяләр буенча иң яхшы сервисны тәкъдим итә ала.

Күргәзмәдә «Татэлектромаш» холдингының GELIOMASTER компаниясе стенды тәкъдим ителде. Компания һаваны чистарту һәм бактерицидлы эшкәртү өчен билгеләнгән ультрашәмәхә нурландыргычлар – ТЭМ рециркуляторлары, 25 елга кадәр хезмәт итү вакыты булган светодиодлы яктырткычлар, светодиодлы фаралар, объектларны автоном энергия белән тәэмин итү өчен кояш электростанцияләре җитештерә. Продуктларга Россия базарында да, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар.

Президентка ашамлыкларга заказ бирүче суыткычны да күрсәттеләр.

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты Haier компаниясе өч модель суыткыч җитештерергә планлаштыра. Күргәзмәдә «акыллы» суыткыч тәкъдим ителде, аның ярдәмендә супермаркетларның берсендә ризыкка заказ бирергә мөмкин. Яшь кулинарлар шулай ук 5G платформасы аша турыдан-туры трансляцияләр карый алалар.

Тире яман шешен ачыклауда ясалма интеллект кулланылуы турында Яр Чаллы онкология диспансеры баш табибы Алмаз Хаҗиев сөйләде. FotoFinder диагностика комплексы диагнозны максималь дөрес кую өчен барлык кирәкле инструментларга да ия: видеодерматоскоп теләсә кайсы яман шешне 140 тапкыр зурайтып карарга мөмкинлек бирә, әйтергә кирәк,  дерматоскопларның күпчелеге 10-40 тапкыр гына зурайтып күрсәтү мөмкинлегенә ия.

Рөстәм Миңнехановка матурлык индустриясендә дә продуктларны тәкъдим иттеләр. Чаллының «АРМ» компаниясе «YGGDRASIL 19» бренды профессиональ косметикасын җитештереп чыгара. Тән һәм бит өчен кулланыла торган косметика натураль компонентлардан ясала. Актив ингредиентларны Перудан ук алып кайталар. Әлеге товарлар маркетплейсларда тәкъдим ителгән.  

«Велес НЧ» югары сыйфатлы табигый чималдан этләр ашамлыгы җитештерүче дә үз товарын тәкъдим итте. Компания "Грызли НЯМ" бренды астында продукциясен җитештерә. Аның составында ГМО, консервантлар, тозлар һәм йорт хайваннары сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган башка элементлар юк. Алар итнең барлык файдалы үзлекләрен саклый торган технология буенча эшләнелгән. Продукция сертификацияләнгән, ветеринария хезмәтләре тарафыннан хупланган.

Президент игътибарына шулай ук авыручы кешеләр өчен беренче шәхси пансионат проектын тәкъдим иттеләр. Ул «Ярдәм» дип аталачак. Берьюлы 35 кешегә кадәр сыйдырышлылыгы булган шәхси пансионат дәүләт социаль һәм медицина стационарларына йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.

Белем бирү учреждениеләре дә үз казанышларын тәкъдим итте.

КФУның Яр Чаллы институты укытучылары һәм студентлары калдыкларны эшкәртү һәм юынты суларны чистарту өлкәсендәге тикшеренүләрен тәкъдим иттеләр. Эшләнмә калдыкларны файдалы продукциягә эшкәртүне күздә тота. Мәсәлән, суыткычларда җылылык изоляциясе өчен кулланыла торган пенополиуретан калдыкларыннан брусчатка, бетон ясарга, углеродлы продуктлардан су чистарту өчен кулланыла торган сорбентлар алырга мөмкин. 

Җомга, 25 февраль 2022, 14:02