Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йомгаклау хисабы белән чыгыш ясаганда, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы – эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы дип билгеләп үтте. Шул максат белән шәһәр үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерүне дәвам итә.  Алар хәзер 12.

2021 ел нәтиҗәләре буенча резидентлар саны – 358. Хезмәткәрләр саны 7%ка, керем күләме 63%ка арткан. Бюджетларның барлык дәрәҗәләренә 23 млрд сум тирәсе салым түләнгән.

«Безнең шәһәрдә сәнәгать парклары территориясендә үз производстволарын ачарга теләгән предприятиеләрнең мөрәҗәгатьләре арту күзәтелә. Бу яхшы тенденция», - диде Наил Мәһдиев. Әйтик, 10 потенциаль резидент «Үсеш» сәнәгать паркында үз производстволарын ачарга планлаштыра. Шул ук вакытта паркның 1 һәм 2 чираты тулысынча мәшгуль.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, паркның 3 чиратын төзү кирәклеге турында карар кабул иткәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Инженерлык челтәрләрен проектлау өчен кирәкле барлык документлар да оператив рәвештә әзерләнгән, әмма, кызганычка каршы, хәзерге вакытка кадәр финанслау чыганагы билгеләнмәгән. Бу мәсьәләдә ярдәм итүегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры республика президентына.

Гомумән, кече һәм урта бизнес турында сөйләгәндә, Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, пандемиягә карамастан, ул авыр чакларны лаеклы кичереп кенә калмыйча, үсешен дә дәвам итә.

Бүгенге көндә эшмәкәрлек секторы тулаем территориаль продуктның һәм шәһәр бюджетының өчтән бер өлешен формалаштыра.

«Бизнес-берләшмәләрдә килеп туган мәсьәләләрне без даими контрольдә тотабыз һәм бергәләп аларны хәл итү юлларын эзлибез. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, ноябрь аенда «Мастер» Кама индустриаль паркы мәйданчыгында сезнең катнашыгыз белән узган эшмәкәрләр очрашуы бик әһәмиятле булды. Бизнес өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, алар, сезнең йомышыгыз буенча, безнең республика министрлыклары һәм муниципалитетлар тарафыннан эшкә алынды.  

Шуны билгеләп үтәсем килә, үз эшеңне ачу – күп көч, энергия, акча таләп итә торган катлаулы бурыч. Безгә алга таба да эшмәкәрләргә һәрьяклап финанс, белем бирү һәм мөлкәти ярдәм күрсәтергә, шулай ук продукцияне сату базарлары буенча ярдәм итәргә кирәк», - диде Наил Мәһдиев.

Үзмәшгульләр институты үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Аларның саны 21 мең 500 кеше тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 72%ка үсеш.

Яр Чаллы эшмәкәрләре файдалана алган федераль, региональ һәм муниципаль ярдәмнең гомуми суммасы 7,5 млрд сумнан артык тәшкил итте.

Соңгы ике елда электрон сәүдә үсеше өлкәсендә алга китеш булды. Эшмәкәрләрне маркетплейсларда нәтиҗәле сатуларга өйрәтү үткәрелә. Электрон сәүдәнең иң популяр мәйданчыкларында безнең эшмәкәрләр тарафыннан барлыгы 2704 селлер теркәлгән, бу 60%ка үсеш дигән сүз. 

Җомга, 25 февраль 2022, 16:12