Шимбә, 5 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы сессиясе барышында торак тапшыру планының тулысынча үтәлүен хәбәр итте. 2021 елда 36 күпкатлы торак йорт төзелгән. «Социаль ипотека» программасы буенча ике торак йорт төзелгән, бу чиратны шактый киметергә мөмкинлек биргән.

Быел барлыгы 330 мең кв.м торак тапшыру планлаштырыла. Бу – 36 күп фатирлы йорт, шул исәптән социаль ипотека буенча 4 йорт, бу максаттан яңа территорияләрдә төзелеш дәвам итәчәк, шул исәптән Орловка поселогы кыры территориясендәге «Притяжение» микрорайонында.

«Планлаштырылган торак күләме якынча 700 мең кв.метр тәшкил итә, – дип билгеләде шәһәр мэры. – Хәзерге вакытта әлеге территориядә 4 торак йорт төзелде, тагын 4 йорт төзелеп килә. Балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, планда 2 мәктәп һәм 5 балалар бакчасы төзү».

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, мондый төзелеш темпы шартларында Мәскәү проспектын төзүне дәвам итәргә кирәк. Бу әлеге территориядә яшәүчеләр өчен уңайлы һәм имин яшәү шартлары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шуны да искәртик: узган ел автомобиль юлларын ремонтлауга 1 млрд сумнан артык акча тотылган, барлык эшләр нәтиҗәсендә шәһәрдә аварияләр саны 4,5%ка кимегән.

Быел күпер төзелеше белән берлетә Гостев урамы буенча автомобиль юлын реконструкцияләү дәвам итәчәк, «Яр Чаллы - Водозабор» автомобиль юлы реконструкцияләнәчәк, Халыклар дуслыгы проспекты, Шамил Усманов урамы, социаль әһәмияткә ия объектларга юллар, квартал эчендәге юллар, шулай ук «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтенә керү юлы ремонтланачак.  



Җомга, 25 февраль 2022, 15:09