Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рөстәм Гайнуллов Шәһәр Советының XIII утырышында чыгыш ясады. Ул төзелеш тармагындагы нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләде. Соңгы 10 елда алты гомуми белем бирү мәктәбе, 25 балалар бакчасы төзелгән, 36 балалар бакчасы, 30 мәктәп һәм 15 поликлиника капиталь ремонтланган.

Өч йөзү бассейны, футбол манежы, ябык боз шугалагы төзелде. Шулай ук шәһәр территориясендә онкология диспансеры – Яр Чаллы халкы һәм Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр өчен әһәмиятле объект барлыкка килде.

Рөстәм Гайнуллов яңа торак районнар территорияләренең актив үзләштерелүен билгеләп үтте. «Яшьлек» торак районы комплекслы төзелә. Биредә 29 меңнән артык кеше яши һәм 42 торак йорт төзелгән. «Замелекесье» торак районында хәзерге вакытта 45 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган. Бу районда узган ел тагын бер мәктәп төзелде.

Шулай ук узган ел республика җитәкчелеге ярдәме белән «Демография» илкүләм проекты кысаларында "Притяжение" микрорайонында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы барлыкка килде.

Рөстәм Гайнуллов шәһәрнең яңа районнарында – Яшьлек, Замелекесье торак районнарында һәм «Притяжение» микрорайонында – торак төзелеше һәм социаль-мәдәни өлкәне үстерү буенча планнарны яңгыратты: «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, безгә яңа районнарның социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын тәэмин итүдә сезнең ярдәмегез кирәк.

Орловка поселогы кыры территориясендә урнашкан «Притяжение» торак комплексының транспорт элемтәсе М7 федераль трассасы участогы аша гына мөмкин. Шәһәр белән транспорт һәм җәяүлеләр элемтәсе өчен Мәскәү проспектының дәвамын төзү зарур. Юл төзелеше бәясе 1 миллиард 300 миллион сум тәшкил итә. Тиешле федераль төзелеш программасында катнашу өчен гаризалар инде җибәрелгән», - дип билгеләп үтте ул.

Җомга, 25 февраль 2022, 15:42