Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда югары бүләкләр тапшыру тантанасы узды.

«Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә «КАМАЗ» ААҖ Запас частьләр заводының ремонт-механика цехының 6 разрядлы слесарь-ремонтчысы Фәнис Зиннәтуллин лаек булды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге Советы рәисе Юрий Петрушин алды.

Биш бала анасы Нина Медведева «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә генераль директор – «Яр Чаллы» клиника-шифаханәсе баш табибы Юлия Фәйзова лаек булды.

«АСТЕЙС» җитештерү буенча директор урынбасары Олег Сыриков «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсенең атказанган хезмәткәре» исеменә «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Рәзилә Кузнецова лаек булды.

«Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» исеме «АНГ-Холдинг» генераль директорына Алексей Горшковка бирелде.

«Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә шофер-экспедитор Илшат Шәрәпов лаек булды.

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме «Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте» директорының укыту эшләре буенча урынбасары Елена Зәкиуллинага бирелде. 

Җомга, 25 февраль 2022, 16:30