Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының ХІІІ утырышында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе урынбасары Фирдүсә Әюпова соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендә 25 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп ачылуын билгеләп үтте һәм Яр Чаллы халкы исеменнән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Хәзерге вакытта шәһәрнең мәгариф системасында 14 меңнән артык кеше эшли, шуларның 7 661е ‒ педагогик хезмәткәр. Шәһәрдә кадрлар белән тәэмин итү проблемасы бар. Соңгы елларда яңа уку елы башланыр алдыннан педагогларга  ихтыяҗ 480 – 500 белгечне тәшкил итә. Шәһәрдә һөнәрнең абруен күтәрү максатында даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә: хезмәт хакын арттыру, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм педагогика көллияте белән уртак эш, максатчан уку юнәлеше буенча укырга җибәрү, психологик-педагогик сыйныфлар ачу.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен тагын да арттыруга ярдәм йөзеннән, түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүегезне үтенәбез: «Укытучы-мастер», «Укытучы - методист», «Безнең яңа укытучы» грантларын яңадан кайтару; Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка районнарында теркәлгән мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә социаль ипотека программасында катнашу мөмкинлеген булдыру; «Мәгариф» тармагы хезмәткәрләренә мәктәпкәчә учреждениеләргә ташламалы юлламалар бирү», – дип мөрәҗәгать итте Шәһәр Советы депутаты. 

Шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү системасы 6 югары уку йортын, 17 көллиятне һәм 6 ресурс үзәген үз эченә ала, аларда 27 мең студент укый. «Бүгенге яшь буын заман белән бергә атлый. Аларны югары технологияләр, киләчәк һөнәрләрен бирүче югары уку йортлары кызыксындыра. Шуңа күрә безнең шәһәрнең үз техник университеты булырга тиеш дип уйлыйбыз. «КАМАЗ» ААҖ, Мәгариф һәм фән министрлыгы да безгә теләктәшлек белдерер дигән фикердә без. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бу башлангычны тормышка ашыруда сезнең ярдәмгә ышанып калабыз», - дип мөрәҗәгать итте депутат. 

Фирдүсә Әюпова шулай ук тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә дә игътибар итте. Шәһәрдә мәктәп укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итү мәктәпләрнең предприятиеләр, оешмалар, ресурс үзәкләре белән үзара хезмәттәшлеге нигезендә башкарыла. Һөнәри белем бирү өлкәсендә башкарылган эшләргә карамастан хезмәт базарында, яңа производстволарны ачуда эшче кулларга кытлык сизелә.

Депутатлар фикеренчә, түбәндәге проблемаларны хәл итү кадрлар ихтыҗын киметәчәк: көллиятләргә кабул итү планында эшче һөнәрләргә заказны арттырырга,  элеккеге системадагы шикелле норматив-җан башына финанслауны кайтарырга кирәк (бу ‒ туклану, стипендия түләү, кием-салым белән тәэмин итү,  уку программасының 75% практик дәресләр итеп үткәрү дигән сүз); ике Ресурс үзәген һәм 4 Ресурс үзәгенең тулай торакларын капиталь төзекләндерү хисабына бюджет төркемнәре санын арттырырга; ресурс үзәкләре мәйданнарында укыту-лаборатория корпуслары төзергә; һөнәри белем бирү учреждениеләренә аттестатлар конкурсыннан тыш кабул итәргә һәм эш бирүче хисабына максатчан укытуны гамәлгә кертергә; Яр Чаллы педагогика университетында, шәһәр ресурс үзәкләре базасыннан файдаланып, махсус дисциплиналар укытучыларын һәм производствога өйрәтү мастерларын әзерләргә һәм аларның белемен арттыруны оештырырга. 

Җомга, 25 февраль 2022, 15:26