Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы казанышлары рейтингында Яр Чаллы төзелеш, төяп җибәрелгән продукция күләме буенча икенче урында тора. «КАМАЗ», «Даймлер», «Риат», «Кнорр-бремзе» һәм башка эре предприятиеләрнең актив эше нәтиҗәсендә үзендә җитештерелгән товарлар китерү күләме буенча дүртенче урында.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – Россиядәге алгарышлы территорияләренең флагманы, үсеш өчен яңа мөмкинлекләр табарга кирәк.

«Кече бизнесның тулаем территориаль продукты өлеше хәзер 34,7 процент тәшкил итә, әгәр алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе актив эшләсә, процент югарырак булачак», - дип билгеләп үтте ул.

Республика президенты шәһәр хезмәтләренә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, юлларның торышына, транспорт хезмәте күрсәтүгә аерым игътибар бирергә кушты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яшь буынны тәрбияләү темасына да тукталды, шәһәрдә мәгариф системасының иң яхшыларның берсе булуын ассызыклады.

Татарстан президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада бик күп программалар гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, М12 юллары, Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узучы юл, Кама, Шәле-Баулы аша күпер төзелә. «Республика тарихында мондый кыйммәтле объектлар беркайчан да төзелмәде, барлык проектлар да гамәлгә ашырылыр дип ышанам».

Җомга, 25 февраль 2022, 16:58