Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 һәм 27 февральдә шәһәр «Ипподромы»нда яңартылган трассада 26 нчы тапкыр «Салават Кубогы» ярышлары, аның кысаларында «1400», «1600» һәм «Ирекле» дисциплиналарында Россия чемпионаты узачак.

Катнашу өчен Россиянең иң көчле узышчылары, шул исәптән Рәис Миңнеханов, Дмитрий Брагин, Айдар Нуриев, Олег Жаворонков, Рәсүл Миңнеханов, Василий Кораблев, Рөстәм Фәтхетдинов гариза калдырган.

Әлеге ярышлар Яр Чаллыда 1998 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм һәрвакыт күп санла җанатарларны җәлеп итә. Бу – ярышларда катнашучыларның, Россиянең иң көчле автоузышчыларының казанышы.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Салават Кубогы» – Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. Катнашучылар приз фондының зур өлешен һәм старт взносларын авыр тормыш хәлендә калган балаларга тапшыра. Шулай итеп, автоузышчылар игелекле эшләр башкаралар, балаларга ярдәм итәләр.

Заездлар 2 көн дәвамында үткәреләчәк.

26 февральдә оештыру чаралары, административ тикшерүләр узачак, 10:15тән ирекле тренировкалар, 11:30дан «1400», «1600» һәм «Ирекле» дисциплиналары буенча квалификация узышлары узачак, 14:30дан төп заездлар башлана. 27 февральдә 9:00 сәгатьтә төп заездлар башлана, 12:30 сәгатьтә ярышларны тантаналы ачу булачак, һәм 13:00 сәгатьтә «1400» һәм «1600» дисциплиналарының төп узышлары дәвам итәчәк.

Фото: ТР Автомобиль спорты федерациясе

Шимбә, 26 февраль 2022, 10:25