Якшәмбе, 29 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр Ипподромында 26 нчы традицион хәйрия «Салават Кубогы» ярышлары узды.

Спорт чарасының хөрмәтле кунаклары – шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның халык артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, "Салават җыр театры" ҖЧҖ директоры Салават Фәтхетдинов.

Сәламләү сүзе белән Наил Мәһдиев чыгыш ясады: «Кадерле дуслар, хөрмәтле спортчылар, кунаклар, чаллылылар! Традиция буенча безнең автомобиль шәһәрендә, илнең автомобиль сәнәгате башкаласында, легендар КАМАЗларның Ватанында бу искиткеч ярышлар уза. Әлеге мөһим, кызыклы ярышларны оештыручыларга һәм, әлбәттә, дустыбыз, иптәшебез Салават Зәки улы Фәтхетдиновка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Минемчә, быел, һава торышына карамастан, бик кызыклы трасса, бу трасса безнең предприятиеләр тырышлыгы белән эшләнелде. Минемчә, без бу ярышларга икенче сулыш бирдек. Спортчыларга уңышлар, ә тамашачыларга якты һәм кызыклы хатирәләр телим».  

Исегезгә төшерәбез, быел ярышлар яңа форматта уза. «Бозда үткәрелә торган узыш Чаллыда беренче тапкыр үткәрелә. Әлегә кадәр без биредә дистәләрчә еллар дәвамында трек ярышлары уздырдык. Бу яңалык. Оештыру югары дәрәҗәдә, чөнки кыш бөтенләй булмады диярлек, әмма чараның өченче көненә боз калынлыгы 95% тәшкил итә. Оештыручылар шундый боз катырган ки, ул ике атналык уңай температураны кичерде һәм әле дә яхшы хәлдә. Бу трассаны әзерләгән һәркемгә дә рәхмәт», – дип кичерешләре белән уртаклашты Татарстан Республикасының автомобиль спорты федерациясе башкарма директоры Рафаэль Баһаветдинов.

Салават Фәтхетдинов һәр катнашучыга сувенирлар тапшырды. Нәтиҗәдә, двигательнең 1600 куб.м күләмендәге автомобильләр классында Сызраннан 19 яшьлек Михаил Симоновка, 1400 – Воронеждан 18 яшьлек Илья Родькинга җиңү насыйп булды.

Якшәмбе, 27 февраль 2022, 15:15