Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Салым инспекциясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Диана Сәгетдинова сөйләде.

«Физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү кампаниясе нәтиҗәләре белән сезне тулырак таныштырасым килә. Декабрь аенда узган кампаниянең финишы янә хокук бозучы гражданнарны ачыклады: 2022 елның 1 гыйнварына милек салымнары буенча бурыч 387 миллион сумга якын тәшкил итте», - диде федераль хезмәтнең Яр Чаллы бүлеге башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә, бурычлыларның иң күп өлеше транспорт чаралары хуҗалары арасында ачыкланган, сүз 254 млн сум турында бара. Милеккә салым буенча бурыч 104 миллион сум, җир салымы буенча 29 миллион сум тәшкил иткән.

Декабрь аенда бурычны түләү буенча таләпләр бурычлы салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларына һәм 15 меңгә якын таләп Россия Почтасы аша җибәрелгән. Билгеләнгән вакытка бурычларны түләү таләпләрен үтәмәгән салым түләүчеләргә салым органнары Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән түләттерү чараларына кереште.

Салым түләүчеләрнең - физик затларның хокукларын яклау максатларында салымнарны мәҗбүри түләтү суд тәртибендә гамәлгә ашырыла.

2020 елда 3-НДФЛ формасы буенча 92 меңнән артык салым декларациясе тапшырылган, бу узган ел белән чагыштырганда 14%ка күбрәк. Шуларның 69 меңнән артыгы декларация яки 75%ы салым хисабына тотып калынган акчаны алу хокукына бәйле рәвештә тапшырылган. Бюджеттан кире кайтарылырга тиешле физик затлар кеременә салымның гомуми суммасы 2 миллиард сумга якын тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк.

17 меңнән артык салым түләүче үз керемнәрен декларацияләгән. Шул ук чор белән чагыштырганда үсеш 25% тәшкил иткән. Керемнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артып киткән, бу узган ел белән чагыштырганда 36 процентка артыграк.

2021 елда Инспекция тарафыннан 4 меңнән артык физик затка карата тикшерүләр башланган. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә үткәрелә торган эш кысаларында, салым түләүчеләр тарафыннан 3-НДФЛ формасы буенча 938 салым декларациясе тапшырылган. Тапшырылган салым декларацияләре буенча бюджетка түләү суммасы 5 миллион сумнан артык тәшкил итте.  

Шуңа бәйле рәвештә, инспекция игътибар итә: физик затларга 2021 елда алынган керемнәр турында мөстәкыйль рәвештә 2022 елның 30 апреленә кадәр хисап тотарга һәм исәпләнгән салымны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Салым түләүченең алынган керемгә салым суммасының булмавы аны салым декларациясен тапшыру вазыйфасыннан азат итми.

«Оешма җитәкчеләреннән үз коллективларында керемнәрне үз вакытында декларацияләү һәм салым түләү буенча эш алып баруларын сорыйм. Салымнар түләү – безнең Конституциядә билгеләнгән бурычыбыз гына түгел, ә социаль иминлек тә. Салымнар түләү – балаларыбызның лаеклы киләчәге!»,- дип мөрәҗәгать итте Диана Сәгетдинова.

Дүшәмбе, 28 февраль 2022, 09:08