Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында, язның беренче көнендә, «Огниво» 16 нчы балалар иҗат үзәгендә «Яз һәм хатын-кыз аерылгысыз!» дип исемләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Чарада катнашучыларны Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде. «Сезгә чын күңелдән күтәренке кәеф һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм игелек насыйп булсын!» ,- диде ул.

Чарага районның иҗтимагый эшчәнлеге активист хатын-кызлары, ТИҮ рәисләре, инвалидлар җәмгыяте, Ветераннар советы әгъзалары, һәлак булган солдатларның әниләре, район мәктәпләре укытучылары чакырылган иде. Концерт программасында «Огниво» 16 нчы балалар иҗат үзәгенең солистлары һәм иҗат берләшмәләре катнашты.

Бу беренче яз көнендә залда утыручы барлык хатын-кызлар Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров һәм Таһир Сөнгатуллин ярдәмендә район хакимияте тарафыннан әзерләнгән котлаулар һәм бүләкләр алдылар.

Сишәмбе, 1 март 2022, 17:07