Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Мөхәммәтдинов Митьян Мостафа улы котлаулар кабул итте.

Митьян Мостафа улы Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Аннан унеллык кичке мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. Аннары техникумда механизатор белгечлеге буенча укый.

1957 елда өйләнә, бәхетле гаилә 4 бала тәрбияләп үстерә.

Гаиләсе белән бергә Илеш районының Югары Яркәй авылына күчеп китә. Сөт комбинатына эшкә урнаша. Тагын бик күп һөнәрләр үзләштерә: технолог һәм механизатордан алып куркынычсызлык техникасы буенча инженерга кадәр.

1981 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. КамАЗның двигательләр заводына слесарь булып эшкә урнаша һәм шул эш урыныннан лаеклы ялга чыга.

Ветеранны бүген 7 оныгы һәм 3 оныкчыгы сөендерә.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 4 март 2022, 10:54