4 март көнне 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Шәһәр мәктәпләренең иң яхшы ата-аналар комитетлары берничә конкурс сынавын уздылар: «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсе, «Безнең күңелле тату сыйныф» визит карточкасы һәм «Халык сәнгате» иҗади проектын яклау.
Иң яхшы ата-аналар комитеты дипломнар белән бүләкләнде:
1 урында – 25 нче мәктәп;
2 урында – 41 нче мәктәп һәм 48 нче мәктәп;
3 урында – 39 нчы мәктәп һәм 1 нче мәктәп.
1 нче урынны алган Команда «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетлары республика конкурсының зональ этабына уза.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 5 март 2022, 12:31