Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев һәлак булган Сәхипзадә Мортаза улы Мортазинның Кызыл Йолдыз ордены таныклыгын тапшырды. Бүләкне Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы Рифкать Габделфәрт улы Мортазин алды.

«Бүләк геройның туганнарын – кече лейтенант Мортазинны тапты. Бөек Ватан сугышы тарихын үзгәртеп язарга омтылыш булган чорларда бу бик мөһим. Әлеге югары бүләк турындагы таныклык сезнең гаилә архивында булсын. Аның турында сезнең оныкларыгыз да белергә тиеш. Бу – Ватан өчен батырлык белән көрәшкән геройларга мәңгелек истәлек», - диде мэр, Кызыл Йолдыз ордены таныклыгын тапшырганда.

Рифкать Мортазин тормыш иптәше Тәслимә апа белән Сәхипзадә Мортаза улының батырлыгы буыннан-буынга тапшырыла дип билгеләп үттеләр. Сәхипзадә Мортазин 1899 елда Татарстан АССРның Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туган.  1941 елда хәрби хезмәткә алына. Кече лейтенант исемендә, 1259 аерым сапер батальоны бүлекчәсе командиры вазыйфасында хезмәт итә.

1942 елның 20 июленнән 25 июленә кадәр сугыш кырларыннан дүрт танкны эвакуацияләргә дигән боерык ала, дошманның һөҗүменә карамастан, приказны уңышлы үти. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Төньяк-Көнбатыш фронтының гаскәрләре командующиенең 1942 елның 30 октябрендәге 01395 номерлы приказы белән Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1942 елның 30 ноябрендә чираттагы хәрби заданиене үтәгәндә яраланып, бер көннән соң алган яралардан Сәхипзадә Мортазин вафат була.

Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Мэр "Хәтер" китабын карап чыкты һәм Чаллы гаиләсе белән аралашты. 

Шимбә, 5 март 2022, 15:07