Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 25.02.2002 елгы, №17-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, 10 март көнне 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә вебинар үткәрү планлаштырыла.

Семинар спикеры буларак Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

Вебинарда катнашу шартлары:

сылтаманы ачарга;

• ачылган биттә «Катнашачакмын» төймәсенә басып, чарага теркәлергә кирәк;

• вебинар алдыннан сылтаманы ачарга һәм «Вебинарга күчәргә» төймәсенә басарга.

Вебинар түләүсез. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Чәршәмбе, 9 март 2022, 16:23