Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2021 елга шәһәр бюджеты үтәлеше буенча ачык тыңлаулар узды. Утырыш барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова, Светлана Мулюкова, Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.

Наталия Кропотова хәбәр иткәнчә, узган ел социаль-икътисади күрсәткечләр буенча шәһәр пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә иреште. Сәнәгать җитештерүе күләме 22%ка арткан һәм 580 млрд сум тәшкил иткән. Инвестицияләр күләме 54,3 млрд сум тәшкил иткән (2020 елдан 2,8%ка үсеш). Бу күрсәткечләргә «КАМАЗ», «Домкор», С. П. Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинаты кебек эре шәһәр предприятиеләре ярдәме белән ирешелде.

Светлана Мулюкова чыгышы буенча, шәһәр бюджеты керемнәре 12 млрд сумнан артык тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 27%ка арткан. Шул ук вакытта шәһәр бюджеты барлык социаль йөкләмәләрне дә үтәгән. Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе бюджет үтәлешенең тулылыгы һәм дөреслеге раслануын билгеләп үтте.

Шәһәр бюджетын үтәү проекты КФУ Яр Чаллы институтының икътисад бүлегенең икътисад теориясе һәм икътисадый сәясәт кафедрасы мөдире, профессор Анатолий Макаров җитәкчелегендәге эксперт төркеме тарафыннан хупланды.

Чәршәмбе, 9 март 2022, 17:13