Татарстан Республикасы территориясендә 10 мартта төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -16..-21˚, аязган вакытта -26˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-10˚. Юлларда бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 март 2022, 16:39