Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 март көнне картиналар галереясенең кече залында Яр Чаллы рәссамы Светлана Большакованың «Язга багышлау» исемле шәхси күргәзмәсенең рәсми ачылышы узды.

Күргәзмәдә төрле елларда башкарылган гобеленнар тәкъдим ителгән, алар авторның кул сәнгате өлкәсендә кызыксынуларын киң чагылдыралар. Күргәзмә экспозициясенә басма графика – линогравюра, картондагы гравюра техникаларында эшләнгән график битләр кертелгән.

Светлана Большакова безнең шәһәрдә сәнгать-график факультетын тәмамлаган, сәнгать педагогикасы проблемалары буенча кандидатлык диссертациясен яклаган, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. Хәзерге вакытта аның һөнәри мәнфәгатьләре өлкәсе – югары мәктәптә һәм балаларга өстәмә белем бирүдә сәнгать педагогикасы.

Сәламләү сүзе белән "Россия Рәссамнар берлеге" Яр Чаллы оешмасы рәисе Ленар Әхмәтов һәм "Подросток" яшьләр-яшүсмерләр клублары үзәгенең "Радуга"структур бүлекчәсе җитәкчесе Татьяна Батракова чыгыш ясадылар. Яр Чаллы сәнгать көллиятенең музыка бүлеге студенты саксофонист Всеволод Ногтев чыгышы белән бәйрәм атмосферасы тудырды.

Экспозициядә 50 сәнгать әсәре тәкъдим ителгән. Күргәзмә 27 мартка кадәр дәвам итәчәк.  

Пәнҗешәмбе, 10 март 2022, 09:34