Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 нче шәһәр хастаханәсенең күчмә «мобиль поликлиника» комплексы Алабуга районының Бехтерево авылында пациентларны кабул итте. Авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу юлы сәламәтлек автопоездында табиб-кардиолог, офтальмолог, терапевт, УЗИ табибы кабул иттеләр. Табиблар авылларга билгеле график буенча килә. Урыннарда фельдшер пунктларында бу хакта халыкка хәбәр итәләр һәм медицина тикшерүләренә чакыралар.

Проектның төп максаты – республика халкының 100%ын республиканың ерак почмакларында яшәүчеләрне профилактик тикшерүләр белән тәэмин итү.

Мобиль поликлиника ике автопоезддан гыйбарәт. КАМАЗ шасси базасында рентгенография, флюорография, маммография яки стоматология кабинеты урнашкан.  Шулай итеп, авылдан китмичә, белгечләрдә медицина тикшерүләре комплексын узарга мөмкин. 

"Моны уйлап тапкан һәркемгә Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен! Без бик канәгать, шат. Барысына да рәхмәт", - ди Алабуга районы халкы.

Чәршәмбе, 16 февраль 2022, 10:30