Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 гыйнвардан 26 февральгә кадәр мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Аларда шәһәрнең 46 мәктәбеннән 383 укучы катнашты. 22 фән буенча олимпиада тугызынчы сыйныф укучылары һәм унберенче сыйныф укучылары арасында узды. Чаллы укучыларының нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде: «Әлеге уку елы нәтиҗәләре буенча бездә 49 җиңүче һәм 158 призер. Җиңүчеләр һәм призерларның иң күбесен алты белем бирү учреждениесе әзерләгән, болар – 26 нчы гимназия (59 кеше), А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей (32 кеше), 77, 76, 57 нче гимназияләр, 32 нче мәктәп. Биш мәктәптә дүрттән сигезгә кадәр җиңүче һәм призер әзерләнгән», - дип хәбәр итте ул.

Чаллы укучыларының немец теле, сәнгать, физкультура, тарих фәннәре буенча нәтиҗәләре аеруча уңышлы булды.

«Шәһәр командалары узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәләрен яхшырттылар. Җиңүчеләр һәм призерлар саны 10 кешегә, катнашу нәтиҗәлелеге 3%ка артты», – дип билгеләп үтте спикер.

Чаллы укучылары дүртенче – унберенче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән республика олимпиадасында да лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Олимпиадалар 30 гомуми белем бирү предметыннан узды, аларда 267 укучы катнашты. Нәтиҗәләр буенча Яр Чаллы шәһәрендә 14 җиңүче һәм 127 призер.

«Бездә химия, физика буенча гадәттәгечә югары нәтиҗә, быел 13 фән буенча нәтиҗәләр яхшырды. Исегезгә төшерәм, бу 4-11 сыйныф укучылары һәм Татарстан тарихы, татар теле һәм әдәбияты буенча һәм башка фәннәрдән олимпиадалар.

Укучыларыбызны әзерләгән педагогларга, укытучыларга, лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Бөтенроссия олимпиадасы финалына узган барлык җиңүчеләргә һәм призерларга уңышлар телибез», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Хуҗин. 

Пәнҗешәмбе, 10 март 2022, 11:09