Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елда шәһәр мәктәпләрен 5261 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Мәктәп укучылары 2 мәҗбүри фән – рус теле һәм математика һәм сайлау буенча 2 фән тапшыра. Имтиханнарны кабул итү өчен 16 пункт, дәүләт имтиханнарын кабул итү өчен 4 пункт һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйләрендә 5 пункт әзерләнәчәк.

Биш мең тугызынчы сыйныф укучысының өч меңнән артыгы – информатика, ике меңнән артыгы – җәмгыять белеме һәм якынча шуның кадәр үк – география фәнен сайлаган. Ә менә немец һәм француз телләре буенча имтиханнарны  икешәр укучы гына тапшырачак.

Бүген матбугат конференциясе барышында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт имтиханы өч этапта үткәреләчәк. 21 марттан 18 апрельгә кадәр вакытыннан алда имтихан узачак, ул студентлар һәм узган елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ике кабул итү пунктында оештырылачак. Төп этап 26 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Ул шәһәрнең җиде пунктында оештырылачак. Аны 2 меңнән артык 11 сыйныф укучысы, узган елларда мәктәпне тәмамлаган 119 кеше, 62 студент тапшырачак. Җәмгыять белеме, биология, химия, инглиз теле янә тапшыру өчен иң популяр фәннәр рәтендә.

Алтынчы ел рәттән ата-аналар өчен сынау, кыскартылган БДИ үткәрелә, бу ел искәрмә түгел. 15 мартта өлкәннәр үз-үзләрен тикшерергә һәм имтихан тотучы ролендә була алачак. Моның өчен үз мәктәбеңдә яки мәгариф идарәсендә (30-55-60) имтиханга язылырга кирәк..

Һәрвакыттагыча, имтихан үткәрү сораулары буенча кайнар линия эшләячәк: 30-59-34 һәм 89656238525.

Пәнҗешәмбе, 10 март 2022, 12:27