Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәйдәр Галиуллин һәм Магдалина Хисамова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярга котлау һәм бүләкләр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исеменнән тапшырылды.

Хәйдәр Галиуллин ТАССРның Алабуга районы Илмәт авылында туган. Урта мәктәпне, аннары Алабуга педагогика институтын тәмамлый. Сугыш елларында Алабуга районының Калинин исемендәге колхозында эшли. 1955 елда Әнисә Гыйльфан кызына өйләнә. 1980 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Хәйдәр Илдархан улы кичке мәктәптә тарих укытучысы булып эшли. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныгы һәм өч оныкчыгы бар.  Хәйдәр Галиуллин Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Магдалина Хисамова ТАССРның Тукай районы Күзкәй авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда сыер савучы булып эшли. 1964 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Озак вакытлар кирпеч заводында эшли, йогышлы авырулар хастаханәсеннән лаеклы ялга чыга. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Магдалина Хисамова Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Пәнҗешәмбе, 10 март 2022, 14:41