Дүшәмбе, 9 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген төзүчеләр Җәмигъ мәчетендә ике гөмбәз һәм ике ярымай урнаштырдылар.  Чара Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, эре шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре генераль директорлары, мөселман активы катнашында узды.

Проект буенча мәчет биш каттан тора, анда барлыгы биш гөмбәз һәм дүрт манара барлыкка киләчәк. Объект 3 200 дин тотучыга исәпләнгән, бәйрәм чараларында дүрт меңгә якын кешене сыйдырырга мөмкин.  

Проект озак елларга туктатылып торылган иде, актив төзелеш фазасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм элек Башкарма комитетны җитәкләгән Ринат Абдуллин инициативасы белән башланды. Мәчет төзелеше белән Шәһәр Советы депутаты, "АНГ-Холдинг" генераль директоры Алексей Горшков җитәкчелегендәге компания шөгыльләнә.  

Бүгенге көндә төзелеш шәһәр мэрының аерым контролендә алып барыла.

Объектта төзелеш эшләре этаплап бара. Җәмигъ мәчете төзелешенә акчалар хәйриячеләрдән керә, алар арасында Шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәрнең битараф булмаган кешеләре.  

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, дөньядагы сәяси, икътисади вәзгыятькә карамастан, төзелеш эшләре туктатылмый дип билгеләп үтте: «Бүген биредә, "Җәмигъ" мәчетенең төзелеш мәйданчыгында, мөһим, әһәмиятле вакыйга уза. Без Җәмигъ мәчетенә ике гөмбәз һәм ике ярымай урнаштырабыз. Бүгенге көндә дә, илдәге һәм дөньядагы катлаулы вәзгыять вакытында да, без башланган эшебезне ташламыйбыз һәм төзелешне ахырына кадәр җиткерергә планлаштырабыз. Бу эштә безгә төрле милләт, дин, конфессия вәкилләре ярдәм итә. Бу тагын бер тапкыр Яр Чаллыда төрле дин кешеләренең тату һәм яхшы мөнәсәбәтләрдә яшәвен һәм уртак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итүен исбатлый».

Әлеге вакыйга уңаеннан бәйрәм намазы укылды.

Шимбә, 12 март 2022, 16:40