Яр Чаллыда 19 март көнне 12:00 сәгатьтә шәһәрнең Җиңү паркында «Нәүрүз» милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм кунакларын милли биюләр һәм халык уеннары, халык иҗаты күргәзмәсе көтә.
Нәүрүзнең мәдәни программасының бизәге – «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ансамбльләре, милли җәмгыятьләрнең иҗат коллективлары һәм шәһәрнең популяр артистлары чыгышы.
Бәйрәм кысаларында һәр милли җәмгыять күргәзмә оештырачак һәм кунакларны милли киемнәрдә сәламләячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 14 март 2022, 13:34